10 июн. 2011 г.

Тукай абый

Кушлавыч дигән авылда

Дөньяга бер шагыйрь туды.

Ата-анасы яратып:

“Бәхетле бул, балам”, - диде.

Ятимлектә, мохтаҗлыкта

Үтсә дә тормыш юлы,

Көрәшкән ул халкы өчен

Ул халыкның үз улы.

“Шүрәле”не, ”Су анасы”н

Укый һәркем яратып.

Укып кына калмыйм әле,

Яттан сөйлим яратып.

Дөньялыкта шагыйрь Тукай

Бик аз гомер кичерә.

Халкыбыз Тукай исемен

Гасырларга күчерә.

Гөлия Исламова

Тукай абый

Комментариев нет:

Отправить комментарий