9 июн. 2011 г.

Июнь - татарлар ае диярсең...

Чөнки бер-бер артлы тезелеп киткән дини, милли чаралар Татарстан, Россия генә түгел, дөньякүләм игътибар яулый. Алда безне меңәрләгән милләттәшләребез һәм төрле төбәкләрдән, илләрдән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында һәрберсе үзе бер зур вакыйга буларак истә калырдай дини сөйләшүләр, җыеннар, күргәзмәләр, милли бәйрәмнәр көтә. Кайсы көннәрдә һәм кайларда була соң алар?
Иң беренче чиратта, әлбәттә, Сабантуйлар “парады” тора – республикада 11-13 июнькөннәрендә милли бәйрәмебез гөрләр. Аннары исә чиратка дини чаралар тезелә.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Диния нәзарәте көче белән 15-18 июнь көннәрендә икенче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла. Әлеге форум кысаларында җитди сөйләшүләр Камал театры бинасында оештырыла. 800 ләп дин әһеле катнашачак форумда 3 төп тема билгеләнгән.  “Мәчет – татар халкының мәгариф үзәге”, Заманча мәгълүмат кырында ислам”, “Россиядә татар мөселман инфраструктурасын үстерү” дигән секцияләр эшләячәк. Моннан тыш динчеләр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягына экскурсиягә барачак һәм Болгар җыенында, башка дини чараларда катнашачак.

15-18 июньдә барлык дини чараларда "Хәләлгә чикләр юк" фестивале – HalalFest тәкъдим ителә.
16-19 июньдә Бөтенроссия Казан ислам китап ярминкә-күзгәрмәсе уздырыла. Мәрҗани мәчете каршында корылган шатырда узачак дини китаплар ярминкәсендә Россиянең бүгенге заманда билгеле нәшриятлары катнаша. Алар басмаларын үз бәяләреннән сатарга вәгъдә итәләр.
18 июньдә Идел болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1122 ел (хиҗри буенча) тулуга багышланган “Изге Болгар җыены” меңләгән татарларны үзенә җыяр. Кайбер интернет чыганаклар хәбәр итүенә караганда, Изге Болгарга 30 мең тирәсе татар килүе көтелә. Әлеге чара кысаларында сәхабә каберенә атап ясалган символик билге ачылачак.
20-21 июньдә Ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты үткәрелә. Өченче тапкыр уздырылучы әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар,Азия, Европа илләреннән, Россиянең төрле шәһәрләреннән йөзләгән инвесторлар катнашачак. Кунак буларак Италия, Белорусия вәкилләре чакырылган. Әлеге саммит кысаларында Ислам икътисады һәм финансы буенча конференция булачак.
Казанның Спорт сараенда 19-21 июньдә халыкара хәләл товарлар күргәзмәсе - KAZANHALALоештырыла. Чын хәләл ризыкларны танып-күреп калырга, сатып алырга теләгәннәргә бу менә дигән мөмкинлек.

Комментариев нет:

Отправить комментарий