27 июн. 2011 г.

Казанның Аккош күле урманында Сабантуй гөрләде

Г.Тукайның «Шүрәле» әсәре нигезендә ясалган театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмагандыр. Теләгән кеше эстрада йолдызлары, Мәскәү һәм Киров районнары хореографик һәм иҗат коллективлары чыгышларын карап рәхәтләнде. Мәйданда параллель рәвештә татар милли уеннары оештырылды.

 Казанның Аккош күле урманында Сабантуй гөрләде

25 июнь көнне Казанның Аккош күле буенда узган Сабантуй башкаланың Мәскәү һәм Киров районнары тарафыннан оештырылган иде. Бу Сабантуйның үзенчәлеге: бәйрәм дога кылудан башланып китте. Дога укып башланган эш хәерле була диләр: Рамиль хәзрәт Юнысов тарафыннан әйтелгән Коръән сүзләре тамашачыларның йөрәкләренә сары май булып ятты, бәйрәмнең күңелле, рәхәт узачагын тагын бер кат ассызыклады сыман.

Аннары кунакларны Мәскәү һәм Киров районы администрациясе башлыгы Дамир Фәттәхов сәламләде. Татарстан прокуроры Кәфил Әмиров тарафыннан әйтелгән котлау сүзләре бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Г.Тукайның «Шүрәле» әсәре нигезендә ясалган театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмагандыр. Теләгән кеше эстрада йолдызлары, Мәскәү һәм Киров районнары хореографик һәм иҗат коллективлары чыгышларын карап рәхәтләнде. Мәйданда параллель рәвештә татар милли уеннары оештырылды.

Сабантуйның иң көтеп алына һәм зур кызыксыну белән карала торган уены — әлбәттә, милли көрәш. Абсолют батыр традицион рәвештә тәкә белән бүләкләнде. Җиңүчегә, шулай ук, автомобиль дә тапшырылды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий