25 июн. 2011 г.

Дәрвишләр Сабантуенда - Тукай бәйрәме

Казанның Дәрвишләр бистәсендә узган Сабан туе татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланды.

25 июньдә, июнь аеның соңгы шимбәсендә, Татарстан башкаласы Казанда сабан туйлары гөрләде. Милли бәйрәмнәр каланың өч мәйданында - Мирный бистәсе белән Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкларда һәм Аккош күле урманында үтте.
Дәрвишләр бистәсе каенлыгындагы сабантуйны Казанның өч районы - Совет районы, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары оештырды. Бәйрәмнең тантаналы өлешен котлау сүзләре белән әлеге район хакимиятләре башлыклары ачты, аннан соң сабантуйга җыелган халыкка Габдулла Тукай әсәрләре буенча төзелгән театральләштерелгән музыкаль тамаша тәкъдим ителде.

Зур мәйданда сабантуйның традицион уеннары - чүлмәк вату, капчык белән сугышу, баганага менү (һ.б.) кебек ярышлар уздырылды, шунда ук яшел чирәмгә җәелгән ике келәмдә көрәш барды. Абсолют батыр өчен симез тәкә һәм өр-яңа автомобиль әзерләнгән иде.

Бу көнне бигрәк тә сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачты. Алар өчен аерым мәйданчык оештырылды, яшьтәшләре белән кызыклы ярышларда катнашып, нәниләр төрледән-төрле бүләкләр җыйды. http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2731:2011-06-25-15-26-15&catid=154:2011-03-06-17-49-07&Itemid=620

Комментариев нет:

Отправить комментарий